Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү икътисад үсешенең иң мөһим аспектларыннан берсе булып тора. 

Яр Чаллы шәһәрендә 2023 елның башына 25516 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты (аларның: 11337се – кече эшмәкәрлек предприятиеләре, 65е – урта эшмәкәрлек предприятиеләре; 14114е – шәхси эшмәкәрләр) үз эшчәнлеген гамәлгә ашыра.

Яр Чаллы шәһәрендә эшмәкәрлек секторы тулаем территориаль продуктның 34,7 % ын тәшкил итте. Ел йомгаклары буенча шәһәр бюджетына кергән салымнарның 39 % ы – кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының өлеше.

Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрендә 63 меңнән артык кеше эшли, бу – шәһәрдә эшләүчеләрнең гомуми санының өчтән бере. Эшмәкәрлек секторы хәзерге вакытта үзмәшгульләр хисабына да үсә. Шәһәрдә бүгенге көндә 30 меңгә якын үзмәшгуль исәпләнә.

2022 елда кече һәм урта бизнес өлкәсендәге товар әйләнеше күләмендә төп өлеш күпләп-ваклап сату, ремонтлау (47,2 %) һәм сәнәгать җитештерүенә (24,0 %) туры килә. Транспорт һәм элемтә оешмалары (12,8 %), төзелеш өлкәсе (7,3 %), күчемсез милек операцияләре (2,9 %), сәламәтлек саклау (1,7 %), фәнни һәм техник эшчәнлек (1,2 %) һәм башкалар (2,8 %) буенча да уңышлы эш башкарыла.

Соңгы биш елда шәһәрдә эшмәкәрлек өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре эшчәнлеге үсешенең җитештерү тармагы буенча уңай тенденция барлыкка килде. 2018 ел белән чагыштырганда кече һәм урта эшмәкәрлекнең товар әйләнешендә аларның өлеше – 23,6 % ка, 2022 елда исә 24,0 % ка кадәр үсте. Бу турыдан-туры сәнәгать компанияләренең финанс һәм инфраструктура ярдәме белән бәйле. Шул ук вакытта күпләп һәм ваклап сату оешмаларының өлеше 47,9 % тан 47,2 % ка кадәр кимеде.

2022 елда урнаштырылган заказның гомуми күләмендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлеше 8639 млн сумны (70 %) тәшкил итте. Кече һәм урта бизнесны үстерү өчен уңайлы инвестицион климат, комфортлы шартлар булдыру – эшчәнлекнең төп приоритетларыннан берсе. Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү инфраструктурасы эшлекле һәм инвестицион активлыкны арттыруның мөһим резервы булып тора. Шул максаттан, үзләренең югары нәтиҗәлелеген күрсәтүче сәнәгать паркларын үстерү дәвам иттерелә.

Шәһәрдә барлыгы 13 сәнәгать паркы бар, аларда 357 резидент эшчәнлек алып бара. («Мастер» Кама индустриаль паркы, «Үсеш» сәнәгать паркы, «Чаллы» индустриаль паркы, «Татэлектромаш» индустриаль паркы,«Хайер РУС» индустриаль паркы, «Җиһазлар базасы» сәнәгать паркы һәм «АТХ-4», «ГринПро», «Экотехнопарк», «Промвест», «Уналтынчы регион», «Экофуд», «Профтермо заводы» сәнәгать мәйданчыклары).

2022 ел йомгаклары буенча парк резидентлары тарафыннан җитештерелгән һәм сатылган продукциянең күләме 198 млрд сумга җитте. 10,3 % үсеш белән 17 мең эш урыны булдырылды (2021 елда – 15911 эш урыны).

Яр Чаллы шәһәре эшмәкәрләре файдалана алсын өчен күрсәтелгән федераль, региональ һәм муниципаль ярдәмнең гомуми суммасы 16,5 млрд. сумны тәшкил итте.

Эшмәкәрләр өчен ел дәвамында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил хезмәте белән берлектә уздырылган укыту бизнес-интенсивлары, семинарлар, түгәрәк өстәлләр файдалы булды.

Соңгы ике елда электрон сәүдә интенсив үсеш алды. Безнең бурыч – даими нигездә эшмәкәрләрне җитештерелгән продукцияне яхшырак сату мөмкинлеге бирә торган маркетплейсларда нәтиҗәле сатулар алып барырга өйрәтү.

Шәһәр эшмәкәрләре тарафыннан интернет магазиннарда 4818 уникаль аккаунт теркәлгән (2022 елның 1 гыйнварына – 2700). 2022 ел башыннан ук үсеш 78 % ны тәшкил итте.

 (Мәгълүмат 2022 ел йомгаклары буенча)

Четверг, 4 апреля 2024, 11:20