Мы в социальных сетях

Гражданны социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип тану

1. Әгәр түбәндәге шартлар гражданның яшәү шартларын начарайта яки начарайта ала икән, ул чакта граждан социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип таныла:

1) үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, мөстәкыйль хәрәкәтләнү, авыру, җәрәхәтләнү, яшь буенча яки инвалидлык нәтиҗәсендә төп тормыш ихтыяҗларын тәэмин итү сәләтен яки мөмкинлеген тулысынча яки өлешчә югалту;

2) гаиләдә инвалид яки инвалидлар, шул исәптән инвалид бала яки даими рәвештә чит кеше каравына мохтаҗ инвалид балалар булу;

3) социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче бала яки балалар (шул исәптән опекада, попечительлектә булганнар) булу;

4) инвалид, бала, балаларны карау мөмкинлеге булмау (шул исәптән вакытлыча), шулай ук аларны караучы билгеләү мөмкинлеге булмау;

5) гаилә эчендә бәхәсләр булу, шул исәптән наркотик яки алкогольгә бәйле затлар, комарлы уеннар белән мавыгучы затлар, психик тайпылышлар белән интегүче затлар, гаиләдә көч куллану күренеше булу;

6) билгеле бер яшәү урыны булмау, шул исәптән егерме өч яшькә кадәрге һәм ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен оешмада тору вакыты тәмамланган затлар;

7) эш булмау һәм яшәү өчен средстволар булмау;

8) Россия Федерациясе субъектының норматив хокукый актлары тарафыннан гражданнарның тормыш шартларын начарайтучы яки начарайтырга сәләтле дип танылган башка хәлләр булу.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Гражданны социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип тану тәртибен раслау һәм социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасын төзү турында” 2014 елның 25 ноябрендәге 908 номерлы Карары

Четверг, 7 декабря 2023, 12:28