Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

 «Күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына (алга таба – 214-ФЗ номерлы Федераль закон) үзгәрешләр кертү турында» 2004 елның 30 декабрендәге 214-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, «Татарстан Республикасының муниципаль район һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яки) башка күчемсез объектларны өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контролен һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасының 66-ЗРТ номерлы законы, «Шәһәр Башкарма комитеты карамагындагы (алга таба – дәүләт контроле бүлеге) күпфатирлы йортларны һәм (яки) башка күчемсез объектларны өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контролен һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыруга вәкаләтле орган турында» Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының 2008 елның 8 апрелендәге 428 номерлы боерыгы нигезендә түбәндәге вәкаләтләр бирелә:

1.  214-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен үтәүгә контрольне гамәлгә ашыру, Федераль закон бозулар белән бәйле гражданнар һәм юридик затларның шикаятьләрен карап тикшерү;

2. Төзүченең һәм проект декларациясенең әлеге Федераль законның 3 статьясындагы 2 өлеше, 20 һәм 21 статьялары белән билгеләнгән таләпләргә туры килүе турында бәяләмә бирә яисә мондый бәяләмә бирүдән дәлилләнгән сәбәпләр буенча баш тарта;

3. Квартал саен төзүчедән күпфатирлы йортларны һәм (яки) күчемсез милекнең башка объектларын төзү (булдыру) өчен өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын җәлеп итүгә бәйле эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында хисап ала, шул исәптән төзүче тарафыннан төзелеш проектларын тормышка ашыруның үрнәк графикларын, килешүләр, төзелеш проектының җыелма тупланма ведомосте буенча үз йөкләмәләрен үтәү турында, шулай ук Россия Федерациясе законнары таләпләре нигезендә арадаш бухгалтерлык (финанс) хисаплылыгы, һәм еллык бухгалтерлык (финанс) хисабын, әгәр төзүче «Бухгалтерлык исәбе турында» 2011 елның 6 декабрендәге 402-ФЗ номерлы Федераль законның 18 статьясында каралган бухгалтерлык (финанс) хисабыннан дәүләт мәгълүмат ресурсын формалаштыру максатында, андый хисаптан азат ителгән булса. Төзүче бухгалтерлык (финанс) хисабының дәүләт мәгълүмат ресурсын формалаштыру максатларында еллык бухгалтерлык (финанс) хисабын тапшырса, контрольлек итә торган орган әлеге дәүләт мәгълүмат ресурсыннан ведомствоара бердәм электрон хезмәттәшлек системасын кулланып шундый хисап ала;

4. Күпфатирлы йортларны һәм (яки) күчемсез милекнең башка объектларын өлешләп төзү өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыра;

5. Кооператив әгъзаларының күпфатирлы йорт төзү өчен акчаларын җәлеп итүгә бәйле торак-төзелеш кооперативы эшчәнлегенә региональ дәүләт контролен гамәлгә ашыра;

6. 214-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән җаваплылыкка гражданнарның (аларның вазыйфаи затларының) акчаларын җәлеп итүче затларны тарту өчен кирәкле чаралар күрә;

7. Өлешләп төзүдә катнашучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга гаризалар белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы;

8. Җинаять эше кузгату турындагы мәсьәләләрне хәл итү өчен җинаять җәзасына тартыла торган гамәлләр билгеләре булган мәҗбүри таләпләрне бозу фактларын ачыклау белән бәйле материалларны хокук саклау органнарына җибәрә;

9. Арбитраж судына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез милекнең башка объектларын төзү (булдыру) өчен өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын җәлеп итүгә бәйле рәвештә өлешләп төзүдә катнашучыларның эшчәнлеген билгеле бер вакытка туктатып тору турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы;

10. 214-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләрен яки аның нигезендә кабул ителгән башка норматив хокукый актларны, шулай ук федераль законнарда каралган башка очракларда гражданнарның акчаларын төзү өчен җәлеп итүче затны ликвидацияләү турында гариза белән арбитраж судына мөрәҗәгать итәргә хокуклы;

11. Төзелеш өчен гражданнарның акчаларын җәлеп итүне гамәлгә ашыра торган затларга 214-ФЗ номерлы Федераль законны, Россия Федерациясе Президентының норматив хокукый актларын, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең норматив хокукый актларын, күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез милекнең башка объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт җайга салуын башкаруга вәкаләтле федераль башкарма хакимият органының норматив хокукый актларын бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр һәм мондый бозуларны бетерү срокларын билгеләү;

12. Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә башка функцияләр дә үти.

Элемтә өчен мәгълүмат:

Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт, 109 кабинет

Телефоннары: 8 (8552) 30-56-80, 30-56-81

Факсы: 8 (8552) 30-56-80

E-mail: goscontrol@list.ru

Бүлекнең рәсми сайты: www.chelny-goscontrol.ru


Җитәкче:

Кудряшова Люция Маркасовна 

Күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Кооператив әгъзалары акчаларын җәлеп итү белән бәйле торак-төзелеш кооперативы эшчәнлегенә региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге)

Күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә региональ дәүләт контроле (күзәтчелеге)


Четверг, 28 декабря 2023, 10:29