Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Идарәнең төп максатлары һәм бурычлары

Идарә эшчәнлегенең төп максатлары булып Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге (алга таба – шәһәр) территориясен тотрыклы үстерү, шәһәрнең генераль планын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын оештыру, төзелеш эшчәнлеген үстерү һәм торак төзелеше өчен шартлар тудыру тора.

Идарәнең төп бурычлары:

1) шәһәрнең генераль планын, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен, территорияләрне планлаштыру документларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын оештыру һәм аларны үз компетенциясе чикләрендә тормышка ашыру;

2) җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен, шәһәр төзелешен проектлаштыру нормативларын эшләүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру;

3) төзелеш территорияләрен планлаштыру проектларын эшләүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру;

4) шәһәр төзелеше эшчәнлеген мәгълүмат ягыннан тәэмин итү;

5) социаль, производство, инженерлык, транспорт инфраструктураларын урнаштыруның рациональ системасын формалаштыру;

6)  югары сыйфатлы архитектура мохите булдыру;

7) шәһәр территориясендә төзелешне үстерү стратегиясен, аның төп юнәлешләрен билгеләү һәм эшләү, төзелеш буенча расланган шәһәр программаларын һичшиксез үтәүне тәэмин итү;

8) шәһәрдә яшәүче аз керемле һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнарны торак законнары нигезендә торак белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү.

Идарәнең функцияләре:

1) идарә заказчы функциясен үти, Яр Чаллы шәһәре чикләрендә төзелешне, реконструкцияләүне, муниципаль инженерлык, социаль һәм производство инфраструктурасы объектларын, гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын, күперләрне һәм башка транспорт-инженерлык корылмаларын (федераль һәм региональ әһәмияттәге, гомуми файдаланудагы автомобиль юллары, күперләр һәм башка транспорт-инженерлык корылмаларыннан тыш) капиталь ремонтлауны финанслауны оештыру һәм тәэмин итү;

2) төзелеш, төзелеш материаллары һәм конструкцияләре сәнәгате өлкәсендә оешмалар эшчәнлеге белән идарә итү һәм аны координацияләү;

3) Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең социаль-иктисадый үсеш прогнозын эшләүдә катнашу, шул исәптән төзелеш комплексының социаль-икътисадый үсешен комплекслы прогнозлауны формалаштыру;

4) торак төзелеше үсеше программаларын формалаштыру һәм аны гамәлгә ашыруны тәэмин итү;

5) төзелеш өлкәсендә конференцияләр, семинарлар, күргәзмәләр һәм башка чаралар оештыру; 

6) торак төзелеше буенча инвестиция-төзелеш программаларын үтәүне тәэмин итү чараларын эшләү;

7) торак төзелеше өлкәсендә үзгәрешләр мониторингын үткәрү;

8) муниципаль инженерлык, социаль һәм производство инфраструктурасы объектлары төзелешенең шәһәр программаларын формалаштыру һәм гамәлгә ашыруны тәэмин итү; 

9) төзелешне оештыру һәм төзелеш тәмамланган объектларны файдалануга тапшыру буенча мониторинг үткәрү;

10) төзелеш тармагында эшләрнең торышы турында докладлар әзерләү;

11) шәһәрнең генераль планын, шулай ук шәһәрнең генераль планына үзгәрешләр кертүне әзерләү, аларны килештерү һәм тормышка ашыруга юнәлдерелгән эшчәнлек башкару;

12) шәһәрнең генераль планын гамәлгә ашыру планын (программасын) эшләү;

13) шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча билгеләнгән тәртиптә җәмәгать тыңлаулары үткәрүдә катнашу;

14)  шәһәрнең генераль планын гамәлгә ашыру буенча мониторинг үткәрү;

15) халыкка хезмәт күрсәтүне, шәһәрнең комплекслы социаль-иктисадый үсешен тәэмин итүче гамәлдәге һәм эченә кертеп яңадан төзелгән яки янкорма итеп ясалган һәм аерым торган объектларның функциональ әһәмиятен шәһәрнең генераль планы нигезендә билгеләү;

16) үз компетенциясе чикләрендә, территориаль планлаштыру документларын раслауны әзерләүдә уртак чиге булган муниципаль берәмлекләр белән берлектә катнашу;

17) территорияләрне планлаштыру, межалау буенча документларны һәм шәһәр төзелешенең башка документларын, инженерлык эшләрен башкару схемаларын эшләүдә катнашу;

18) су белән тәэмин итү, су бирү, җылылык, электр белән тәэмин итү системаларын үстерү буенча инвестиция программаларын эшләүдә катнашу;

19) перспективалы төзелеш районнарында инженерлык эшләрен башкару проектларын гамәлгә ашыруда катнашу;

20) оешмаларга шәһәрдәге электр, җылылык, газ, суүткәргеч, канализация, телекоммуникация һәм муниципаль милектә булмаган башка челтәр һәм корылмалар төзелешенең схемалары һәм планнары буенча бәяләмәләр бирү;

21) шәһәр төзелешен проектлаштыру нормативларын, шәһәр төзелеше регламентларын, шәһәр территориясен социаль һәм коммуналь-көнкүреш, инженерлык инфраструктурасы объектлары белән тәэмин итүнең исәп-хисап күрсәткечләрен эшләүдә катнашу;

22) шәһәр төзелеше документларын эшләүгә, билгеләнгән тәртиптә, техник йөкләмәләр бирү;

23) шәһәр төзелеше һәм проект документларын, архитектура-художество бизәлеше һәм шәһәр территориясен төзекләндерү документларын эшләүгә конкурслар оештыруда һәм үткәрүдә катнашу;

24) шәһәр төзелеше документлары нигезендә җир участоклары бирү буенча рөхсәт документлары әзерләү;

25) төзелеш өчен һәм капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләү өчен җир участоклары бирү турында Башкарма комитет карарлары проектларын, шулай ук тиешле графика һәм текст материалларын әзерләүдә катнашу;

26) төзелеш өчен, гамәлдәге төзелешләрне реконструкцияләү яки шәһәр төзелеше документлары нигезендә аларны төзекләндерү өчен җир участоклары сайлау, шулай ук әлеге җир участокларының чикләрен билгеләү турында тәкъдимнәр әзерләүдә катнашу;

27) төзелеш барган территорияләрне үстерү турында карарлар кабул итүдә һәм килешүләр төзүдә катнашу;

28) шәһәр территориясендәге объектларны проектлау өчен җир участокларының шәһәр төзелеше планнарын шәһәр төзелеше эшчәнлеген мәгълүмат ягыннан тәэмин итү системасы мәгълүматлары нигезендә әзерләп бирүне билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашыру;

29) проект документларын җир участокларының шәһәр төзелеше планы, территорияләрне планлаштыру буенча документлар, җирдән һәм төзелештән файдалану кагыйдәләре, территориаль планлаштыру документлары, участокка һәм проектлау объектына карата шәһәр төзелеше эшчәнлеген мәгълүмат ягыннан тәэмин итү системасының башка мәгълүматлары нигезендә, билгеләнгән тәртиптә килештерү;

30) шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча гражданнардан һәм юридик затлардан кергән мөрәҗәгатьләрне, үз компетенцияләре чикләрендә, билгеләнгән тәртиптә карап тикшерү һәм карарлар кабул итү;

31) үз компетенциясе чикләрендә, шәһәр төзелеше законнарын, җирдән һәм төзелештән файдалану кагыйдәләрен бозу фактларын ачыклауга юнәлдерелгән эш башкару һәм ул фактларны бетерү чараларын күрү;

32) җир участокларыннан һәм капиталь төзелеш объектларыннан файдалануның рөхсәт ителгәннән дә нәтиҗәлерәк төрләрен сайлау мөмкинлеге бирү юлы белән инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыру;

33) инвестиция контрактлары төзү өчен инвесторлар сайлап алу буенча конкурслар һәм аукционнар үткәрүне оештыруда катнашу;

34) шәһәр территориясендә урнашкан төзелешкә, капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләүгә һәм капиталь төзелеш объектларын сафка кертүгә рөхсәт әзерләүне билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашыру;

35) төзелеше тәмамланган объектларны карауда катнашу;

36) шәһәр территориясендә вакытлы объектларны урнаштыруга рөхсәт әзерләүне билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашыру;

37) шәһәр территориясендә геодезик эшләр башкаруга рөхсәт әзерләүне билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашыру;

38) шәһәр территориясендә урнашкан җир участогыннан, капиталь төзелеш объектыннан файдалануның шартлы рөхсәт ителгән төрендәге үзгәрешләр турында, капиталь төзелеш объектларының төзелеш рөхсәт ителгән параметрлардан читкә тайпылышы турында карар кабул итү өчен материаллар әзерләү;

39) шәһәр төзелешен мәгълүмат ягыннан тәэмин итүне шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүматларны җыю, документлаштыру, актуальләштерү, эшкәртү, системага салу, исәптә тоту һәм саклау юлы белән алып баруны гамәлгә ашыру;

40) шәһәр территориясенең геодезик һәм картографик нигезләрен алып баруны тәэмин итү;

41) шәһәр территориясендә гамәлдәге төзелеш планын (төп планны), корылмалар, элемтә коммуникацияләре һәм линия җиһазлары урнаштыруның теркәлү планын, җир төзелеше һәм шәһәр төзелеше документлары кадастрын алып баруны гамәлгә ашыру;

42) шәһәр территориясендә архитектура һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы архитектурасы һәм шәһәр төзелеше органы, федераль һәм республика, өлкәнең күзәтчелек органнары белән хезмәттәшлек итү;

43) Россия Архитекторлар берлеге, шулай ук аның региональ бүлеге, иҗтимагый оешмалар белән берлектә эшләү, билгеләнгән тәртиптә (килешенү буенча), аларны шәһәр территориясенең архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлеккә җәлеп итү;

44) үз компетенциясе чикләрендә, шәһәр төзелеше һәм проект документларын, шәһәрнең архитектура-художество бизәлеше, тышкы төзеклеге һәм дизайны проектларын эшләүгә муниципаль заказ урнаштыруны оештыруда катнашу;

45) муниципаль берәмлекнең архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә республика, федераль һәм халыкара конкурсларда катнашуын тәэмин итү;

46) шәһәр төзелеше эшчәнлеген мәгълүмат ягыннан тәэмин итү системасының мәгълүматлары нигезендә, төзелешләрне, биеклек билгеләрен, биналарның, төзелеш корылмаларының күчәрләрен, инженерлык коммуникацияләре трассаларын кызыл һәм башка көйләү линияләре җирлегенә чыгаруны тәэмин итү;

47) үз компетенциясе чикләрендә, архитектура һәм шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эшчәнлек алып бару;

48) үз компетенциясе чикләрендә, шәһәр территориясендәге җирләргә һәм милекнең башка объектларына инвентаризация үткәрү буенча эшләр башкаруда катнашу;

49) муниципаль берәмлек чикләрендә, муниципаль ихтыяҗлар өчен җир участокларын резервка кую һәм кире алу турында, шул исәптән сатып алу юлы белән, билгеләнгән тәртиптә тәкъдимнәр әзерләү; 

50) шәһәрнең топонимик картасын алып баруны оештыру;

51) шәһәр территориясендә урнашкан милек объектларына адрес бирү (үзәртү, гамәлдән чыгару) буенча эшчәнлек алып бару;

52) Яр Чаллы шәһәренең адреслар реестрын алып баруны гамәлгә ашыру;

53) үз компетенциясе чикләрендә, реклама конструкцияләре урнаштыруга рөхсәт бирү өчен кирәкле материалларны карап тикшерү һәм документлар әзерләү, андый рөхсәтләрне гамәлдән чыгару турында нигезле тәкъдимнәр, рөхсәтсез урнаштырылган реклама конструкцияләрен кире алдыру турында күрсәтмәләр әзерләү;

54) законнарда каралган тәртиптә, гражданнарны аз керемле итеп тану чараларын гамәлгә ашыру;

55) социаль наем шартнамәләре буенча торакка мохтаҗ гражданнарның исәбен билгеләнгән тәртиптә алып бару;

57) муниципаль махсуслаштырылган торак фондының торак урынын алуга гариза язган гражданнарның документларын кабул итү;

58) махсуслаштырылган торак наемы шартнамәләрен, социаль наем шартнамәләрен төзү;

59) Россия Федерациясе законнары нигезендә ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга торак бирү буенча эш оештыру;

60) үз компетенциясе чикләрендә, шәһәр территориясендә федераль, республика, муниципаль торак программаларын (өстәмә программаларны), шул исәптән аларда катнашырга теләк белдергән гражданнардан, хакимияттән, Башкарма комитетның Автозавод, Комсомол, Үзәк районнарыннан (алга таба – районнар хакимияте) исемлекләр һәм документлар кабул итүне гамәлгә ашыру;

61) районнар хакимиятеннән торакка мохтаҗлык сыйфатында исәпкә алынган исемлекләр нигезендә, гражданнарның тупланма исемлеген формалаштыру;

62) торак мөнәсәбәтләре өлкәсендә комиссия утырышларын үткәрүне оештыру;

63) гамәлдәге максатчан программа кысаларында, торак сатып алуга субсидия алучыларның тупланма реестрын формалаштыру;

64) районнар хакимиятеннән алынган мәгълүматлар нигезендә, торак фондын приватизацияләү буенча җыелма статистика хисабын әзерләү;

65) социаль ипотека мәсьәләләре буенча гражданнарны һәм шәһәр оешмалары вәкилләрен кабул итүне һәм аларга консультация бирүне оештыру;

66) Социаль ипотека программасында катнашуга претендент гаиләнең исәп-хисап эшен алып бару;

67) Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына социаль ипотека программасында катнашучылар буенча документлар һәм мәгълүматлар бирү;

68) гражданнарга аларның Дәүләт торак фондының гаиләләр реестрына кертелүләре турында хәбәр итү;

69) социаль ипотека программасында катнашучыларның локаль исемлегенең исәп-хисап эшләрен алып бару һәм аларны тәртиптә тоту;

70) торак биналарын махсуслаштырылган торак фондына махсуслаштырылган торак биналарының аерым төренә кертү турында һәм торак биналарын шул фондтан чыгару турында документлар әзерләү;

71) идарә компетенциясе чикләрендә, муниципаль хокукый акт проектларын әзерләү;

72) гражданнардан, оешмалардан кергән мөрәҗәгатьләр, гаризалар, шикаятьләр буенча җаваплар һәм карар проектларын әзерләү;

73) идарә компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча гражданнар кабул итүне оештыру;

74) үз компетенциясе чикләрендә, үтәтү кәгазьләре буенча суд карарларын үтәүне тәэмин итү;

75) Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлары нигезендә башка функцияләрне дә үтәү.

Идарәнең хокуклары һәм бурычлары

Идарәнең хокуклары:

1) Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, Башкарма комитет структурасына кергән һәм башка оешмалардан идарәгә тапшырылган функцияләрне гамәлгә ашыру өчен кирәкле документларны һәм мәгълүматларны билгеләнгән тәртиптә соратып алу;

2) төзүчеләрдән җир участокларына хокук бирү документларын, җир участогының шәһәр төзелеше планын, төзелешкә бирелгән рөхсәтне, төзелүче объектларның инженер-техник тәэмин итү челтәрләренә тоташтырылу урыннарын билгеләгән инженерлык җиһазлары турында, билгеләнгән тәртиптә, мәгълүматлар соратып алу;

3) шәһәр төзелеше документларын эшләүгә йөкләмәне килештерү;

4) төзелешкә, вакытлы объектлар төзүгә Башкарма комитеттан бирелгән рөхсәтләрне закон нигезендә, билгеләнгән тәртиптә, төзелешне туктатуга, гамәлдән чыгаруга карата тәкъдимнәр кертү, тиешле карар проектларын әзерләү;

5) идарә компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирү һәм карарлар кабул итү.

Идарәнең бурычлары:

1) үз компетенциясе чикләрендә, гражданнарның гаризалары һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре белән билгеләнгән тәртиптә эш алып бару;

2) шәһәр төзелеше эшчәнлеген мәгълүмат ягыннан тәэмин итү системасы мәгълүматларын билгеләнгән тәртиптә бирү;

3) үз компетенциясе чикләрендә, үтәтү кәгазьләре буенча суд карарларын үтәү;

4) үз компетенциясе чикләрендә, муниципаль хокукый акт проектларын әзерләү.


Җитәкче:

Лашин Алексей Николаевич

Архитектура, шәһәр төзелешен һәм торакны үстерү идарәсе башлыгы

Хезмәткәрләр:

Генераль план һәм территорияләрне үстерү бүлеге

Шәмсиева Мәликә Таһир кызы

Архитектура, шәһәр төзелешен һәм торакны үстерү идарәсе башлыгы урынбасары, генераль план һәм территорияләрне үстерү бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Төзелеш һәм инженерлык инфраструктурасы бүлеге

Вакансия

Архитектура, шәһәр төзелешен һәм торакны үстерү идарәсе башлыгы урынбасары, төзелеш һәм инженерлык инфраструктурасы бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Архитектура, дизайн һәм реклама бүлеге

Воронко Марина Васильевна

Архитектура, дизайн һәм реклама бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Шәһәр төзелешен контрольдә тоту һәм рөхсәт бирү бүлеге

Лотфрахманов Динар Илдар улы

Шәһәр төзелешен контрольдә тоту һәм рөхсәт бирү бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Торакны үстерү бүлеге

Миннегәрәева Юлия Мансур кызы

Архитектура, шәһәр төзелешен һәм торакны үстерү идарәсе башлыгы урынбасары

Хезмәткәрләр:


Вторник, 31 октября 2023, 11:13